Тарихы

Авыл 1742 елдан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда 2 мәчет, мәктәп эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1000 дисәтинә тәшкил итә.

1903 елда земство мәктәбе ачыла (укытучылар – Е.Товянская һәм М.Машкин), 1906 елда яңа ысул белән укыта торган мәдрәсә төзелә (мәдрәсә өчен бураны Товянскийлар бирә). 1912 елда кыз балалар өчен мәктәп ачыла.

Авылдан 200 м читтә алпавыт М.Товянский утары урнаша. 1917 елда аның иясе – М.Товянскийның улы, революциядән соң утардан китеп барган отставкадагы генерал Г.Товянский була.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Эстәрлетамак волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Тымытык, 1958 елның 16 июленнән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Сукаеш авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1920 елда Товянскийлар утары нигезендә Бөгелмә кантонында беренчеләрдән булып «Якты юл» коммунасы оештырыла (Ш.Шәвәлиев җитәкли), кирпеч заводы, май заводы (үсемлек мае җитештерә), двигательле тегермән төзелә, такта яру җайланмасы сатып алына.

1932 елда «Якты юл» артеле «Кызыл Юл» колхозы составына керә (беренче рәисе – Г.Зарипов). 1951 елдан авыл –«Кызыл Көч» колхозы (Банки Сукаеш авылы), 1960 елдан «Тырыш» колхозы (Зур Сукаеш авылы) составында. 1998 елдан «Тырыш» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативы, 2009 елдан ««Азнакай» Агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Халкы күбесенчә ««Азнакай» Агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда Түбән Сукаешта халык йорты (клуб) һәм китапханә ачыла. 1960-1970 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли.

Күренекле кешеләре

А.Х.Булатов (1931–2012) – механизатор, инженер, Социалистик Хезмәт Герое;

Ф.Г.Булатов (1902–1986) – генерал-майор, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ике Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак ордены, икенче дәрәҗә Суворов, «Почет Билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Халык саны

1859 елда – 299,
1889 елда – 425,
1910 елда – 518,
1920 елда – 444,
1926 елда – 260,
1938 елда – 350,
1949 елда – 234,
1958 елда – 217,
1970 елда – 196,
1979 елда – 136,
1989 елда – 73,
2002 елда – 106,
2010 елда – 88,
2015 елда – 98 кеше (татарлар).