- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әгерҗе районындагы авыл. Әгерҗе шәһәреннән 30 км көньяк-көнбатыштарак, Чаж елгасы буенда урнашкан
XVII йөздә Дым-Дым-Умга авылыннан (хәзер Киров өлкәсенең Вятка Аланы районы) күченүчеләр тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Шурсак-Умга исеме белән дә билгеле.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.
1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында халкы Е.И.Пугачёв ягында актив көрәшә.
1773 елда авыл аша П.С.Паллас җитәкчелегендә академик экспедиция уза.
XX йөз башында авылда Введение в храм Пресвятой Богородицы чиркәве (1904 ел, совет заманында бетерелә, яңадан торгызыла), земство мәктәбе (1896 ел), су тегермәне бар.
Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1928,2 дисәтинә тәшкил итә.
Авыл аша Алабуга-Сарапул почта тракты уза.
1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Сарсак-Умга волосте үзәге. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан Алабуга кантонында.
1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.
Хәзер Сарсак-Умга авыл җирлеге үзәге.
1930 елда авылда “Красная звезда” колхозы оештырыла. 1971 елдан “Победа” колхозы составында.
Халкы күбесенчә “Сарсак-Умга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, урман эше һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
1928 елда авылда волость идарәсе урнаша.
1930 елларда чиркәү ябыла, бинасында уку йорты һәм клуб урнаша. Башлангыч мәктәп ачыла, 1933 елда – җидееллык, 1951 елда – урта (1973 елда бина төзелә), 1993 елда – агролицей, 2004 елда лицей итеп үзгәртелә. Мәктәп музее бар.
Введение чиркәвен реставрацияләү бара. Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә каршында “Зарни сизьыл” удмурт халык фольклор коллективы (2000 елдан) эшли.
Авыл территориясендә Гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәлләр, XVIII йөздәге Екатерина күпере (хәзер аның өстенә бетон плитәдән күпер салынган), 1896 елгы ике катлы йорт бар (халык ул йортны һәм урамны кибет хуҗасы фамилиясе буенча “Таракановлар”ныкы дип йөртә).
А.Н.Прокопьева (Анна Кенак) – җырчы, Удмурт Республикасының атказанган артисты, Удмурт телевидениесенең куючы режиссеры һәм дикторы;
Б.С.Шабалин (1916–1962) – Советлар Союзы Герое.
1764 елда – 175,
1859 елда – 388,
1887 елда – 638,
1905 елда – 704,
1920 елда – 880,
1926 елда – 825,
1938 елда – 742,
1958 елда – 590,
1970 елда – 607,
1989 елда – 632,
2002 елда – 594,
2010 елда – 606,
2015 елда – 615 кеше (удмуртлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.