Биографиясе

1740 елның 10 сентябре, Санкт-Петербург — 1802 елның 6 апреле, шунда ук.

1751–1762 елларда ФА каршындагы гимназиядә укый.

Академик С.П.Крашенинников шәкерте.

Белем алуын Страсбург университетында дәвам итә, анда 1767 елда медицина докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый. 1768–1772 елларда ФАнең Урта һәм Түбән Идел буен, Уралны, Россиянең Европа өлешендәге төньяк районнарын тикшергән Оренбург экспедициясе отрядларының берсенә җитәкчелек итә.

1773 елда Балтыйк буенда һәм Белоруссиядә экспедициядә була. 1774 елдан ФАнең Ботаника бакчасы директоры, 1777–1794 елларда академик гимназия инспекторы.

Ботаника һәм зоология, рус филологиясе фәннәре һ.б. буенча хезмәтләре бар. Ж.Л.Бюффонның 10 томлы «Табигый тарих»ының («Естественная история», СПб., 1802–27) 6 томын тәрҗемә итә; «Россия Академиясе сүзлеге»н («Словарь Академии Российской», т. 1–6, СПб., 1789–94) әзерләүдә катнаша.

1784 елда П.С.Паллас белән берлектә Кырымны өйрәнү буенча инструкция төзи. Төп хезмәте — «Россия дәүләтенең төрле провинцияләре буйлап... сәяхәтләрнең көндәлек язмалары» («Дневные записки путешествия ... по разным провинциям Российского государства» (т.1–4, СПб., 1771–1805; т. 4 — «Академик Иван Лепёхинның 1772 елдагы сәяхәтләре» («Путешествия академика Ивана Лепёхина в 1772») — вафатыннан соң Н.Я.Озерецковский тарафыннан нәшер ителә) — XVIII йөздә Россия икътисады, географиясе һәм этнографиясе буенча киң фактик материалны үз эченә ала.

 «Көндәлек язмалар...»ның өченче томы Урта һәм Түбән Идел буен өйрәнүгә, җирле халыкларның, шул исәптән татарларның мәдәнияте һәм көнкүрешенә багышлана (татарларда кырчылык һәм яшелчә үстерү техникасы, крәстиян кәсепчелеге һәм шәһәр һөнәрчелеге турында мәгълүматлар бирелә).

Лепёхин хезмәтләре — тарихи мәгълүматларның бәяләп бетергесез чыганагы булып тора.

Бөтенроссия этнография җәмгыяте (1770), Берлин табигатьне тикшерүчеләр җәмгыяте (1776), Гессен-Гамбург патриотик җәмгыяте (1778) әгъзасы.

Әдәбият

Озерецковский Н.Я. Жизнь И.И.Лепёхина // Журн. Департамента нар. просвещения. 1822. Ч. 2;

Поленов В.Я. Краткое жизнеописание И.И.Лепёхина // Тр. Имп. Рос. академии., 1840. Ч. 2;

Фрадкин Н.Г. Академик И.И. Лепёхин и его путешествия по России в 1768–1773 гг. М., 1953;

Кулябко Е.С. Замечательные питомцы Академического университета. Л., 1977.