Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Иске Зирекле исеме белән дә искә алына. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында 2 мәчет, җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире (Фомкино авылы белән бергә) 3946 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Максимовка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Биләркүл авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Үрнәк» колхозы оештырыла. 1950 елдан – «Игенче» (үзәк утары – Фомкино авылы), 1985 елдан – «40 лет Победы» (үзәк утары – Чулпан авылы) колхозлары, 1994 елдан – «Игенче» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2000 елдан – «Игенче» һәм «Үрнәк» авыл хуҗалыгы кооперативлары, 2006 елдан «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында эшли, үсемлекчелек һәм сөт терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Мәдәният йорты, китапханә (1931 елда уку йорты буларак ачыла, 1965–1970 елларда Биккол авыл китапханәсе филиалы, 1988 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2000 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

М.М.Мәсгутов (1895–1945) – рядовой, сапёр, Беренче бөтендөнья, Бөек Ватан сугышларында катнаша, Дан орденының тулы кавалеры, Георгий хачы белән бүләкләнә.

Халык саны

1782 елда – 184 ир-ат;
1859 елда – 692,
1897 елда – 1097,
1908 елда – 1213,
1920 елда – 1443,
1926 елда – 1156,
1938 елда – 781,
1949 елда – 690,
1958 елда – 685,
1970 елда – 743,
1979 елда – 643,
1989 елда – 425,
2002 елда – 426,
2010 елда – 366,
2021 елда – 204 кеше (татарлар).