Ата елгасының (Олы Чирмешән елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 11,6 км. Бассейнының мәйданы 55 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән, Әлки районында ага. Елга башы Татар Шәпкәсе авылыннан көньяк-көнбатыштарак, тамагы Иске Карата авылыннан 1 км көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 140 м, тамагыныкы – 95 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 30%.

Шәпкәнең 1 км озынлыктагы 1 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,23 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 51 мм, ташу вакытында су агымы катламы 48 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык катламы 0,022 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты. Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.