Европа, Азия һәм Төньяк Америкада таралган. ТР территориясендә июльдән сентябрьгә кадәр ылыслы һәм катнаш урманнарда берәрләп очрый, нарат, каен, имән белән микориза хасил итә.

Эшләпәсенең диаметры 5–10 см, яшь гөмбәнең эшләпәсе ярымтүгәрәк, соңыннан кабарынкы булып җәелә, җиңелчә кызгылт төсмерле коңгырт яки зәйтүнсыман көрән. Гөмбә сабы 3–7 см биеклектә, кабарынкы, кара-көрән челтәр бизәкле аксыл сары. Йомшагы тыгыз, ак, сындырганда алсулана, гөмбә исле. Споралы порошогы соргылт яки алсу-көрән. Яшь гөмбә ак гөмбәгә охшаш, әмма йомшагының нык ачы тәме һәм сабындагы коңгырт челтәре белән аерыла.

Ашарга яраксыз.

Медицинада үт кудыру чарасы буларак кулланыла.