Биографиясе

1920 елның 25 июне, Чистай кантоны Шәрбән авылы — 1984 елның 25 марты, Нурлат шәһәре.

1937–1955 елларда Тельман районының «Коммунизм байрагы» газетасы редакциясендә эшли.

1955–1983 елларда Октябрь районының «Дружба» колхозы рәисе. Хафизов җитәкчелегендә хуҗалыкта матди-техник һәм социаль-мәдәни инфраструктура булдырыла. Колхоз Татарстанда беренчеләрдән булып хезмәткә акчалата түләүгә күчә.

1966–1970 елларда елына уртача 6302 т бөртекле ашлык, 17601 т шикәр чөгендере җитештерелә; җитештерүнең уртача табышлылыгы 71% тәшкил итә. 1969 да колхозга «Югары культуралы игенчелек хуҗалыгы» дигән мактаулы исем бирелә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә.

Әдәбият

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.