Биографиясе

1873 ел, Вятка губернасы, Алабуга өязе Кыдырлы авылы – 1919 ел, Тәбәрле авылы, туган авылында җирләнә.

1885–1897 елларда «Буби» мәдрәсәсендә укый.

Соңыннан, туган авылына кайтып, яңача укыта торган мәдрәсә ача.

1905 елдан Иске Кызылъяр авылы (хәзерге Әгерҗе районы) имамы булып тора, мәдрәсә оештыра, үзе шунда укыта.

Укыту программаларында татар матур әдәбиятын укытуга зур игътибар бирә.

1912 елда «Бубилар эше» буенча кулга алына, 4 айга якын зинданда утыра.

1917–1919 елларда Сарсак Умга авылында (хәзерге Әгерҗе районы) волость башкарма комитеты рәисе урынбасары, бер үк вакытта халык мәгариф бүлеге мөдире булып эшли, укыта.

Иҗаты

Беренче шигырьләре XX йөз башында басыла башлый: «Татар кызы» (1904 ел), «Күке» (1905 ел).

«Шүрәле каргаган авыл» исемле шигъри җыентык (1913 ел), «Мөгаллим әл-хоруф» («Хәреф укыту») әлифбасы (1909 ел), гигиена мәсьәләләренә багышланган «Хифзы әс-сыйхәт дәресләре» («Сәламәтлек саклау дәресләре») китабы (1907 ел) авторы.

«Җәһәннәм» исемле чәчмә романының кулъязмасы югалган.

Н.В.Гоголь, А.В.Кольцов, М.Твен әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Н.В.Гогольнең «Өйләнү» («Женитьба») пьесасы Д.Г.Гобәйди тәрҗемәсендә 1919 елның февралендә Казанда куела.

Колчакчылар тарафыннан үтерелә.

Әсәрләре

Шигырьләр. Казан, 1959.

Әдәбият

Ибраһимов Ф. Иж-Буби шәкерте // Казан утлары. 1991. № 9.

Автор – А.М.Ахунов