Театр биналары тарихы

Беренче махсус төзелгән агач бина (таш нигезгә утыртылган) Казанда 1802–1803 елларда хәзерге Татар опера һәм балет театры урынында барлыкка килә (кара Есипов театры); ул 1815 елга кадәр эшли.

1833–1834 елларда яңадан шунда ук П.А.Соколов труппасы уйнаган агач бина төзелә; 1842 елда яна.

1845–1849 елда Ирек мәйданында хәзерге сквер урынында таштан шәһәр театры бинасы төзелә.

Эшне оештыручы — И.В.Доленге-Грабовский, губерна архитекторы — И.П.Безсонов, декоратор һәм машинист — М.Г.Живокини. Бина шәһәрнеке санала һәм шәһәр хакимиятләре карамагында була. Анда һәм драма, һәм опера спектакльләре (1918 елдан бары тик опера спектакльләре) куела. Бина берничә тапкыр үзгәртеп корыла (1874 елдан соңгы янгыннан соң, 1902–1904 елларда), 1919 елда яна, 1925 елның көзендә сүтелә.

Шәһәр театры. 1904 ел

Н.И.Алафузов театры

1900 елда фабрикант Н.И.Алафузов үз фабрикаларының эшчеләре өчен театр залы булган Халык йорты (архитектор Л.Х.Хрщонович) төзи. Ул Алафузов театры исемен ала. 1918 елдан анда Елга аръягы эшчеләр театры, соңрак Казан җитен комбирнаты клубы, аннары Казан татар яшь тамашачылар театры урнашкан була. Соңгысы хәзерге вакытта Петербург урамында.

Сәүдәгәрләр җыены театры

1908 еллар тирәсендә Өченче тау урамында (хәзер Калинин урамы) Казан Ирекле янгын җәмгыяте йортында «Гоголь» театры (Н.В.Гоголь исемендәге театр) урнашкан була. Анда драма труппасы спектакльләре куела.

1909 елда, интерьерлары үзгәртеп корылганнан соң, Вознесенский урамындагы (хәзер Островский урамы) Журавлёв варислары йортында Сәүдәгәрләр җыены театры ачыла. 1909 елда М.П.Ромаскевичның Интим театры эшли. Бинаны, спектакльләр кую һәм кичәләр оештыру өчен, еш кына Шәрекъ клубы арендага ала.

1923–1924 елда бина, фасадына шактый үзгәрешләр кертелеп, Татар дәүләт театры өчен үзгәртеп корыла, 1927–1930 елда анда — Татар мәдәнияте йорты, соңрак — Укытучы йорты, 1935 елдан Казан яшь тамашачылар йорты урнаша.

1995 елда бина яна, 2001 елда, элекке фасадлары кире торгызылып тулысынча үзгәртеп корыла.

1908 ел

Сәүдәгәрләр җыены театры

М.М.Апанаев йортында театр

1911 елда театр залы Евангелистлар урамындагы (хәзер Татарстан урамы) Шәрекъ клубы тарафыннан арендага алынган М.М.Апанаев йортында төзелә; анда драма труппалары, шул исәптән «Сәйяр» труппасы тамашалар оештыра.

Яңа театр (Яңа клуб)

1912 елда хөкүмәт һәм җәмәгать оешмалары хезмәткәрләре өчен Зур Лядской (хәзер Горький) урамында театр залы булган Яңа клуб төзелә (архитектор Ф.Р.Амлонг), ул шулай ук Яңа театр дип тә аталып йөртелә (1918 елдан — Кызыл Армия сарае яки Кызыл сарай). 1914 елдан анда — икенче шәһәр драма труппасы, 1919 елдан опера труппасы уйный, 1928 елдан Татар академия театры урнаша, ул 1939 елдан бинаны кабат оешкан Татар опера һәм балет театры белән бүлешә; 1989 елдан анда Татар драма һәм комедия театры эшли.

Яңа театр (Яңа клуб). XX гасыр башы

Миниатюралар театры

1913 елда архитектор Амлонг Зур Проломный (хәзер Бауман) урамында антрепренёр В.В.Образцов өчен Миниатюралар театры төзи, 1918 елдан анда — «Яңа тормыш» («Новая жизнь») эшчеләр клубы, 1940 еллардан М.Горький исемендәге клуб эшли.

Зур драма театры

1914 елда Казан кинотеатрларының хуҗасы Г.А.Розенберг сәүдәгәр А.С.Меркуловның Зур Проломный урамындагы элекке йортын 1500 урынлы тамаша залы булган Зур театрга үзгәртеп төзетә. 1919 елга кадәр анда фильмнар күрсәтелә, оперетта (кайвакыт драма) труппалары уйный, 1919 елдан рус драма труппасы (кара Казан Зур драма театры) урнаша.

Җәйге театр биналары

Износков («Эрмитаж» — хәзерге Некрасов һәм Щапов урамнары арасында), Панаев (хәзерге «Динамо» стадионы урынында), «Аркадий» (Кабан күле буенда) бакчаларында, Үзәк мәдәният һәм ял паркында шулай ук җәйге театр биналары да була.

Хәзерге заман биналары

1956 елда — Татар опера һәм балет театры (архитектор И.Г.Гайнетдинов), 1986 елда Татар академия театры (архитектор М.Х.Агишев, М.Н.Горлышев) биналары төзелә.

Татар «Әкият» курчак театры озак еллар дәвамында элекке Изге Рухның җиргә төшүе чиркәве бинасында эшли. 2012 елда Петербург урамында яңа бина төзелә (архитектор С.Ә.Мамлиева).

Әдәбият

Крути И. Русский театр в Казани. Москва, 1958; 

Благов Ю. Казань театральная. Казань, 1998.

Автор – Ю.А.Благов