Мәкалә Кырым ханлыгының Ливон сугышы чорында Речь Посполита һәм Швеция белән мөнәсәбәтләренә багышлана.

Кырым татарлары 1558–1582 елларда Бөек Литва кенәзлеге, Речь Посполита һәм Рус дәүләте биләмәләренә һөҗүм ясыйлар. Ләкин аларның позицияләре русларга каршы да, полякларга каршы да булмый. Дәүләт Гәрәй I һәм Мәхмүт Гәрәй II нең тотрыклы хәле кырымлыларга үз көчләрен үзара низагларга вакламаска, ә утрак күршеләргә – литва, поляк, русларга һөҗүм итәргә мөмкинлек бирә. Ливон сугышында кырымлылар бер якны да анык кабул итмиләр. Кырым ханлыгы үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта, һәм кырымлыларга файдалы булган очракта гына сугышка катнаша. Кырымлылар башлыча әсирләр алу өчен генә һөҗүм ясыйлар. Бары тик кайбер һөҗүмнәрдә генә алар чынлап та мөһим максатлар куялар. Гәрәйләр 1577–1578 елларда поляклар һөҗүменнән җиңелүдән соң гына руска каршы позицияне билиләр. Кырымлылар бары тик 1575 елда гына Речь Посполитага зур уңышлы һөҗүм ясыйлар, анда күпчелек угъланнар катнаша. Швеция, Речь Посполита һәм Кырым ханлыгының русларга каршы союзы 1579–1582 елларда чынбарлыкка әверелә. Пруссия һәм Ливон Ордены белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга омтылыш немецларның Кырым татарларына салым түләргә теләмәүләре аркасында уңышсыз була. Игълан ителгән максат – Казанны һәм Хаҗи Тарханны сугышып кире кайтару ирешелмәслек булып кала.

Сылтама ясау өчен: Пилипчук Я.В. Крымское ханство и европейский вектор его внешней политики в эпоху Ливонской войны // Научный Татарстан. 2015. №1. С.41–53.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Ярослав Валентинович Пилипчук, тарих фәннәре кандидаты (Украина)