Биографиясе

1937 елның 11 октябрендә ТАССРның  Кайбыч районы Камыл авылында туган.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1961 елда), Губаха шәһәренең (Пермь өлкәсе) 3 нче хастаханәсендә хирург булып эшли, 1963 елдан хирургия бүлеге мөдире. 1965 елдан Казан шәһәрендәге 5 нче хастаханәнең кичектергесез хирургия бүлегендә, бер үк вакытта, 1965–1977 елларда, Казан травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институтында эшли. 1977 елдан Казан Дәүләт табибләр белемен камилләштерү институтында (ГИДУВ), травматология һәм ортопедия кафедрасы мөдире (1993 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре кул чугы имгәнүләре һәм кул чугы авырулары этиологиясе, патогенезы һәм аларны хирургия юлы белән дәвалауга, кул чугының тумыштан килгән кимчелекләрен һәм табан авыруларын дәвалауга, тире пластикасына, тернәкләндерү хирургиясе һәм үлекле авырулар хирургиясенә карый.

Беренче булып, уч төбе апоневрозының нерв аппаратын аутогенезда өйрәнә, Дюпюитрен контрактурасы схемасын һәм аны операция юлы белән дәвалау ысулын эшли (1975 елдан гамәлдә), шулай ук 30 дан артык яңа төр операция ысулын кертә (авторлык таныклыгы һәм 60 патент белән расланган, ТР һәм РФ нең медицина учреждениеләренең клиника практикасына кертелгән).

Бүләкләре

Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге 1999 елда «Новые подходы при лечении больных с заболеваниями и повреждениями кисти» хезмәте өчен бирелә.

“Җирәм җирләрне үзләштергән өчен” (1956 ел), “Казанның 1000 еллыгы” (2005 ел) медальләре, “СССР уйлап табучысы” мактау билгесе белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Тендогенные сгибательные контрактуры пальцев кисти // Вестник хирургии. 1983. № 1;

Контрактура Дюпюитрена (вопросы этиологии, патогенеза и оперативного лечения). Казань, 2001.