Эчтәлек

СССР Язучылар берлеге Урта Идел комитеты һәм Урта Идел Җир идарәсе органы.

Самара шәһәрендә 1932 елның апреленнән 1933 елның февраленә кадәр нәшер ителә.

11 номер басыла.

Мөхәррирләре: Г. Новач и Ф. Мубар, аннары Х.Йосыпов.

Журнал түбәндәге максатларны куя: колхозларны оештыру-хуҗалык ягыннан ныгыту, «социализм рухында» колхозчыларны тәрбияләү, алар тарафыннан фәнни агротехниканы үзләштерү, шулай ук яшь әдәби талантлар булдыруга ярдәм итү.

Журналда алдынгы колхозларның һәм иң яхшы колхозчыларның казанышлары пропагандалана.

Редакция җирле әдипләрнең (К.Арслан, К.Габитов, И.Мансуров, А.Сәйфуллин, Г.Сәләй-Ураллы, Ф.Татлыбай, С.Урайский һ. б.) колхоз тормышына багышланган әсәрләрен бастыруга зур урын бирә; журнал белән Г.Ахунов, Л.Җәләй, Ә.Фәйзи һ. б. хезмәттәшлек итә.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2006. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.