350 ләп төре билгеле, җир шарының тропик, сирәгрәк уртача поясларында (Австралиядән башка) таралган. ТРда бер төре – гади алма үләне (A.clematitis) барлык районнарда да очрый. Тугай урманнарында, елга үзәне сөзәклекләрендә үсә.

Кыска шуышма тамырчалы һәм туры яки беркадәр бормалы гади сабаклы, озынлыгы 30–60 см. Яфраклары чиратлашкан, озын саплы, түбән өлеше кабарынкы, өске өлешендә телсыман, бәйләм-бәйләм җыелган, өске яклары яшел, аскы ягы күгелҗем төстә. Чәчәкләре яшькелт-сары, көпшәсыман, нигез өлеше кабарынкы, өстә бәйләмнәргә җыйналган кечкенә телләр рәвешендә. Җимеше – өчпочмак формасындагы орлыклар белән тулган грушасыман эре тартмачык. Майның икенче яртысы – июньдә чәчәк ата. Орлыклары сентябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Үсемлекнең орлыклары һәм яшел өлешләрендә агулы алкалоид – аристолохин, дуплау матдәләре, яфракларында сапониннар, органик кислоталар, эфир мае, орлыкларында май бар.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсе авыртуны басу, җәрәхәтләрне йогышсызландыру, тынычландыру, иммунитетны күтәрү өчен кулланыла.

Йорт хайваннары өчен агулы.

Декоратив үсемлек.

Гади алма үләне