Авылга 1920 еллар башында нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Бөгелмә кантоны Бәйрәкә волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 10 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Карамалы авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Таллыбуләк» колхозы оештырыла. 1936 елда Киров исемендәге колхоз составына керә. 1981 елда колхоз «Совет» совхозы итеп үзгәртелә (сарык асрау белән шөгыльләнә), РСФСРның «Овцепром» Бөтенроссия фәнни-җитештерү берләшмәсенең «Руно» сарык үрчетү берләшмәсенә керә (берләшмә 1983 елда таратыла). 1991 елда авыл мөстәкыйль «Ярыш» совхозы итеп бүленеп чыга.

Халкы күбесенчә «Таллыбүләк» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1926–2010 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли (элекке мәчет бинасында урнаша).

Авылда балалар бакчасы (2012 елдан), мәдәният йорты (бина 1992 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар. 2011 елдан мәчет эшли.

Күренекле кешеләре

С.М.Ибраһимов (1928–2008) – филология фәннәре кандидаты, Казан университеты доценты;

М.М.Рахманколов (1933–2015) – техник фәннәр кандидаты, металлургия өлкәсенә караган монографияләр авторы.

Халык саны

1922 елда – 202,
1926 елда – 231,
1938 елда – 325,
1949 елда – 236,
1958 елда – 189,
1970 елда – 270,
1979 елда – 149,
1989 елда – 126,
2002 елда – 162,
2010 елда – 176,
2015 елда – 172 кеше (татарлар).