Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы типтәрләр һәм асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек, балта эше һәм тимерчелек кәсебе, таш чыгару һәм эшкәртү, умартачылык белән шөгыльләнә.

1696 елда авылда беренче, 1866 елда – икенче, 1910–1911 елларда өченче (Г.Габделкәримов акчасына) мәчет төзелә.

1880 елда авыл җәмәгатенең имана җире 2944 дисәтинә тәшкил итә.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда 3 мәктәп (мәктәпләрнең берсе – яңа ысул белән укыта торган), 3 су тегермәне була.

1915 елда авылда Батыршин Сирин Хәниф улы укыта. Ул шагыйрь Сирин буларак билгеле.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Азнакай волостенә керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Әсәй авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Кичу» колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.Насрыев),

1968 елда Чапаев исемендәге колхоз составына керә (Митрәй авылы), 1981 елда «Әсәй совхозы итеп үзгәртелә. 1989 елда «Митрәй» һәм «Әсәй» совхозларына бүленә. 1998 елда «Әсәй» совхозы нигезендә «Закиров һәм К°» ышанычтагы ширкәт оештырыла.

2007 елдан «Әсәй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2012 елдан «Шәвәлиев З.Г.» крәстиян-фермер хуҗалыгы, 2013 елдан «Кәлимуллин И.Ә.» крәстиян-фермер хуҗалыгы.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли (кырчылык, сөт-ит терлекчелеге).

Мәгариф

1922 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1927 елда җиделлык итеп үзгәртелә. 1934 елда сүтелгән 3 мәчеттән мәктәп бинасы төзиләр. Мәктәп каршында бакча, тәҗрибә участогы, парник, умарталык була.

1960 елда мәктәп –сигезеллык, 1984 елда – урта (1989 елда яңа бина төзелә), 2012 елда –тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 2015 елдан – башлангыч мәктәп.

Мәдәният

1995 елда мәктәптә этнография музее оештырыла, 1999 елда мәктәп музее статусы ала (экспозиция төбәк тарихы, нумизматика, археологиягә багышлана).

Авылда башлангыч мәктәп, мәдәният йорты (бина 1970 елда төзелә), китапханә (1952 елда ачыла, 1970 елдан мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты эшли.

1987 елдан Мәдәният йорты каршында «Өммегөлсем» фольклор ансамбле (1990 елда халык коллективы итеп таныла); 2008 елдан – «Умырзая» бию ансамбле эшли.

1994 елда Н.Ф.Шагиев проекты белән авылда мәчет төзелә.

Авыл территориясендә XVII–XVIII йөзләр предметлары табыла: кызыл балчыктан эшләнгән савытлар, кайберләре эчке яктан көрән, көрәнсу-ак ялтыравык йөгертелгән (мәктәп музеенда саклана).

Күренекле кешеләре

Н.Г.Әхмәдиев (1946 елда туган) – язучы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе;

Г.Г.Әхмәдиева (1937 елда туган) – Социалистик Хезмәт Герое, ТАССРның атказанган төзүчесе, Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры.

Н.Х.Ахунов (1941–1996) –техник фәннәр докторы, профессор;

Ф.С.Гыйззәтуллина (1931 елда туган) – шагыйрә, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

И.В.Закиров (1949 елда туган) – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТРның Дәүләт премиясе лауреаты, 1981–1998 елларда совхоз җитәкчесе;

Н.Ф.Шаһиев (1951 елда туган) – архитектор, проектлаучы, «ПУ «Энергогражданпроект» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры, Чаллы шәһәрендә «Тәүбә» җамигъ мәчете проекты авторларының берсе.

Халык саны

1795 елда – 250 ир заты;
1859 елда – 794,
1897 елда. – 1450,
1920 елда – 1771,
1926 елда – 1236,
1938 елда – 1299,
1949 елда – 744,
1958 елда – 605,
1970 елда – 687,
1979 елда – 554,
1989 елда – 495,
2002 елда – 542,
2010 елда – 566,
2015 елда – 540 кеше (татарлар).