Авылга 1921 елда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынгын көннән авыл ТАССРның Бөгелмә кантоны Азнакай волосте составында. 1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Карамалы авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Октябрь Бүләге» колхозы оештырыла. 1936 елда РСФСРның «Овцепром» Бөтенроссия фәнни-җитештерү берләшмәсенең «Руно» сарык үрчетү берләшмәсенең Киров исемендәге колхозы составына керә (берләшмә 1983 елда таркатыла). 1981 елда колхоз «Совет» совхозы итеп үзгәртелә (2006 елда таркала).

Халкы күбесенчә «Таллы Бүләк» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәдәният йорты (1998 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты эшли.

2013 елда «Сирин» мәчете төзелә.

Халык саны

1926 елда – 337,
1938 елда – 432,
1949 елда – 412,
1958 елда – 354,
1970 елда – 343,
1979 елда – 161,
1989 елда – 112,
2002 елда – 117,
2010 елда – 116,
2015 елда – 95 кеше (татарлар).