- РУС
- ТАТ
Татарстанның Азнакай районындагы авыл, Вәрҗәде елгасының югары агымы буенда, Азнакай шәһәреннән 6 км төньяктарак урнашкан
Авылга 1920 елларда нигез салына (авыл халкы мәгълүматларына караганда, авылга 1919–1920 елларда Сәпәй авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала).
Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Бөгелмә кантоны Азнакай волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.
Хәзер Сәпәй авыл җирлегенә керә.
1931 елда авылда «Җитез» колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.Харисов), районда беренчеләрдән була. 1951 елда – «Марат», 1971 елда «Кызыл Байрак» колхозы (Сәпәй авылы) составына керә. 1998 елдан «Сәпәй» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативы.
А.Х.Галимов (1939 елда туган) – тарих фәннәре кандидаты, СССР Дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе баш мөхәррире урынбасары;
Ф.М.Галимов (1962 елда туган) – радиофизик, техник фәннәр докторы, профессор, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының «Стандартизация, сертификация һәм технологик менеджмент» кафедрасы мөдире.
1938 елда – 118,
1949 елда – 119,
1958 елда – 140,
1970 елда – 102,
1979 елда – 60,
1989 елда – 16,
2002 елда – 40,
2010 елда – 39,
2015 елда – 35 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.