Авылга 1924 елда нигез салына. Беренче исеме – Красный Пахарь.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Бөгелмә кантоны Әлки волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Әлкәй авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда 2000 елларга кадәр клуб эшли.

Халык саны

1926 елда – 463,
1938 елда – 544,
1949 елда – 423,
1958 елда – 300,
1970 елда – 205,
1979 елда – 128,
1989 елда – 51,
2002 елда – 50,
2010 елда – 31,
2015 елда – 24 кеше (татарлар).