- РУС
- ТАТ
Татарстанның Азнакай районындагы авыл, Ык елгасының сул кушылдыгы буенда, Азнакай шәһәреннән 22 км төньяктарак урнашкан
Авылга 1928 елда Зур Сукаеш авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала.
Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Бөгелмә кантоны составына керә. 1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Тымытык, 1958 елның 16 июленнән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.
Хәзер Сукаеш авыл җирлегенә керә.
1930 елларда авылда «Курайлы Елга» колхозы оештырыла. 1951 елда «Тырыш» колхозына керә. (Зур Сукаеш авылы).
Авылда 1950 еллар ахырында башлангыч мәктәп эшли.
1938 елда – 212,
1949 елда – 165,
1958 елда – 138,
1970 елда – 147,
1979 елда – 81,
1989 елда – 29,
2002 елда – 25,
2010 елда – 25,
2015 елда – 24 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.