Авылга 1920 елларда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Бөгелмә кантоны Бөгелмә волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Микулин авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда «Йолдыз» колхозы оештырыла. 1953 елда «Мичуринец» колхозы (шәһәр тибындагы Актүбә поселогы) составына керә. 1957 елда аның составында авыл «Сокольский» совхозына керә.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1926 елда – 59,
1949 елда – 63,
1958 елда – 118,
1970 елда – 86,
1979 елда – 22,
1989 елда – 20,
2002 елда – 17,
2010 елда – 11,
2015 елда – 19 кеше (татарлар).