Авылга 1758 елда Әгерҗе авылы ясаклы татарлары нигез сала.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, Әгерҗедә мәчет була.

ХХ йөз башында авылда 2 мәчет (беренчесе 1932 елда ябыла (бинасы мәктәпкә тапшырыла), икенчесе – 1939 елда ябыла), 2 мәктәп, 2 су тегермәне эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1498 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Азнакай волостена керә. 1920 елдан Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районында.

Хәзер Әгерҗе авыл җирлеге үзәге.

1931 елда авылда «Берек»  колхозы оештырыла (беренче рәисе - Ш.Хәйруллин). 1949 елда аның составына «Яңа тормыш» (Монашкино авылы) колхозы, 1960 елда – «Урак һәм чүкеч» (Тимашево авылы), «Путь Ленина» (Зверевка авылы), «Пролетариат» (Обдовка авылы) колхозлары керә.

1967 елда «Берек» колхозы «50 лет Октября» дип үзгәртелә. 1971 елда аның составына «Марат» колхозы керә, 1997 елда ул аерылып чыга. 1997 елдан «Әгерҗе» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә фермер хуҗалыкларында, Азнакай шәһәре предприятиеләрендә, нефть тармагында эшли; кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Авыл җирлегендә нефтьчеләр акчасына 6 чишмә төзекләндерелә.

Авылда «Чишмәкәй» балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә (элекке мәктәп бинасында урнашалар), мәдәният йорты (бинасы 1969 елда төзелә) бар.

2001–2009 елларда урта мәктәп, 2012 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

2005 елда мәчет төзелә.

Күренекле кешеләре

Е.П.Калинина (Әгерҗедән ерак түгел урнашкан, юкка чыккан Холмовка авылында 1929 елда туган) – педагог, РФнең халык мәгарифе отличнигы, СССР мәгарифе отличнигы;

Р.Н.Якупов (1957 елда туган) – РФнең атказанган нефтьчесе.

Халык саны

В 1795 г. – 190 ир заты;
1859 г. – 425,
1897 г. – 894,
1926 г. – 913,
1938 г. – 1072,
1949 г. – 680,
1958 г. – 582,
1970 г. – 659,
1979 г. – 618,
1989 г. – 472,
2002 г. – 521,
2010 г. – 513,
2015 г. – 476 кеше (татарлар).