Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, олаучылык белән шөгыльләнә.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1680 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Александр-Кармалы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Тымытык, 1958 елның 16 июленнән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Чубар Абдул авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Куйбышев исемендәге колхоз оештырыла, 1959 елда Тукай исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1958 елда аның составына «Таң» колхозы керә (Чубар Абдул авылы), 1990 елларда колхоз составыннан «Буралы» колхозы бүленеп чыга.

1998 елдан «Мусин һәм К°» ширкәте, 2009 елдан «Агрофирма«Азнакай» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1948 елда авылда җидееллык мәктәп ачыла, 1971 елда – төп, 1985 елда – урта, 1987 елда – башлангыч, 1992 елда – тулы булмаган урта, 2002 елда – урта, 2010 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәктәптә Татар академия театры артистлары, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары, ТАССРның, РФнең халык артисты Н.Г.Ихсанова һәм РСФСРның һәм ТРның халык артисты Ә.Ш.Шакиров укыйлар.

Авылда «Балкыш» балалар бакчасы (2012 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2002 елдан), мәдәният йорты (1997 елда төзелә), китапханә эшли.

1996 елда мәчет ачыла.

Күренекле кешеләре

А.Р.Шәйдуллина (1969 елда туган) – педагогика фәннәре докторы, Әлмәт нефть институтында кафедра мөдире.

Халык саны

1897 елда – 857,
1926 елда – 778,
1938 елда – 805,
1949 елда – 716,
1958 елда. – 660,
1970 елда – 729,
1979 елда – 480,
1989 елда – 294,
2002 елда – 380,
2010 елда – 333,
2015 елда – 328 кеше (татарлар).