1775 елда Губерна реформасы үткәрелү нәтиҗәсендә оештырыла, 1781 елның 13 декабрендә Казан өяз казначейлыгы буларак ачыла; Россия Дәүләт советының 1865 ел 30 ноябрь карарын император Александр II нең раславы нигезендә Казан губерна казначейлыгы итеп үзгәртелә.

Дәүләт керемнәрен җыю һәм аларны саклау; Дәүләт банкына түләүләр һәм казначейлык арасында акча суммаларының йөрүе; хөкүмәт учреждениеләренең (Изге синодтан тыш) махсус акчаларын һәм депозитларын, император галиҗәнаплары Кабинетының, Җәмәгать тәрбиясе приказының (1867 елга кадәр) һ.б.ларның кайбер суммаларын, шулай ук Финанс министрлыгы белән аерым килешү нигезендә җәмәгать һәм сословие суммаларын кабул итү, саклау һәм чыгымнарга тоту; герб кәгазьләре, марка, бандероль, бланк, таныкнамәләр сату; сәүдә итүгә һәм сәнәгать белән шөгыльләнүгә хокук бирүче таныкнамәләр, сәүдә һәм сәнәгать биналарына билетлар һәм паспортлар бирү; кабулханәләр, җәмәгать учреждениеләре һәм вазифаи затларның суммаларын вакытлыча саклауга кабул итү; җирле казначейлыклар аша шәхси акча суммаларын бер шәһәрдән икенчесенә күчерү; Казан губерна казначейлыгының барлык керемнәре һәм чыгымнары буенча исәп-хисап алып бару, тиешле срокларда казна палатасына һәм Россиянең Дәүләт контроле учреждениеләренә отчет бирү эшләрен башкара.

ХХ йөз башында Казан губерна казначейлыгы губерна казначееннан, бухгалтерлар, кассирлар, язу-сызу эшләрен башкаручылар, исәп-хисап алып баручы түрәләр, канцелярия хезмәткәрләре, присяжныйлар, каравылчылардан (барлыгы 60 лап кеше, 1915) тора. Аңа канцелярия һәм бухгалтер, герб, пенсия, хезмәт хакы түләү, хәрби, салым өстәлләре керә.

Казна палатасына һәм Финанс министрлыгының Дәүләт казначейлыгы департаментына буйсына. РСФСР Халык комиссарлары Советының 1918 ел 31 октябрь Декреты нигезендә бетерелә.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 2. СПб., 1867. Т. 40, отд. 2. № 42728.

Әдәбият

Государственность России: Государственные и церковные учреждения, сословные органы и органы местного самоуправления, единицы административно-территориального, церковного и ведомственного деления (конец XV века — февраль 1917 года): Словарь-справ. М., 1996. Кн. 1.

Автор — Е.Б.Долгов