Поселокка 1920 елда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Оешкан көннән бирле поселок ТАССРның Бөгелмә кантоны Бөгелмә волостенә керә. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Микулин авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта «Октябрьнең 14 еллыгы» колхозы оештырыла, 1950 елда «Путь Сталина» дип үзгәртелә.1957 елда 6 колхоз составында «Сокольский» совхозына керә. 1964 елдан, «Сокольский» һәм «Актүбә» совхозларына бүленгәч, «Актүбә» совхозы составында. 1997 елдан «Актүбә» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (ат астрау, терлекчелек һәм кошчылык).

Халкы күбесенчә «Союз-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Поселокта мәдәният йортын һәм фельдшер-акушерлык пунктын (2012 елда төзелә) үз эченә алган күп функцияле үзәк эшли.

Авыл территориясендә 4 чишмә төзекләндерелә («Азнакайнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе акчасына).

Халык саны

1926 елда – 183,
1938 елда – 267,
1949 елда – 239,
1958 елда – 222,
1970 елда – 183,
1979 елда – 175,
1989 елда – 111,
2002 елда – 259,
2010 г елда – 255,
2015 елда – 274 кеше (руслар – 55%, украиннар – 24%).