- РУС
- ТАТ
Татарстанның Азнакай районындагы поселок, Бәйрәкә елгасы буенда, Азнакай шәһәреннән 21 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
Поселокка 1950 елларда нигез салына. Беренче исеме – Вахитов исемендәге совхозның өченче бүлеге поселогы, 1964 нең 15 сентябреннән хәзерге исемен йөртә.
Нигез салынган көннән поселок – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән –Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.
Хәзер Урманай авыл җирлегенә керә.
1970 елда М.Вахитов исемендәге совхоздан (Победа поселогы) «Урманай» совхозы бүленеп чыга, аның составына Беренче Май поселогы, Урманай, Моратовка, Көчле Бүләк авыллары керә. 1992 елда поселок, «Беренче Май» совхозын оештырып, «Урманай» совхозы составыннан чыга. 1996 елда совхоз, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча, күмәк предприятие итеп үзгәртелә. 2009 елда «Азнакай» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.
Халкы күбесенчә «Азнакай» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1950 еллардан 2000 еллар ахырына кадәр поселокта башлангыч мәктәп эшли (бина 1957 елда төзелә). Поселокта мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты бар.
1970 елда – 323,
1979 елда – 402,
1989 елда – 246,
2002 елда – 275,
2010 елда – 264,
2015 елда – 247 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.