Авылга XVI йөздә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була.

XX йөз башында мәчет, җил тегермәне, йон-тукыма ману остаханәсе, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2001,5 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Иске Барыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Зур Күккүз  авыл җирлеге үзәге.

1930 елдан – “Алга” колхозы, 1938 елдан – Тельман исемендәге колхоз, 1962 елдан – “Дружба” колхозы, 1963 елдан – “Гигант” колхозы, 1994 елдан – “Күккүз” авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 2005 елдан – “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә.

Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә, май заводында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1931 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1931 елда – колхоз яшьләре мәктәбе, 1973 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 елдан) бар.

Авылның көньяк-көнчыгыш ягында археология истәлеге – I Зур Күккүз авыллыгы (Алтын Урда чоры болгар истәлеге), авылдан 300 м төньяк-көнчыгыштарак – II Зур Күккүз авыллыгы (монголларгача чор болгар истәлеге) табыла.

Күренекле кешеләре

Ф.Ю. Әхмәдуллина (1936 елда туган) – галим-тел белгече, педагогика фәннәре кандидаты;

Ш.В.Вәлиев (1907–1978) – агроном-селекция белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, РСФСРның атказанган агрономы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры;

Ә.Я.Вәлиев (1947–2000) – ТАССРның атказанган агрономы, Горбунов исемендәге колхоз рәисе (1976–1999);

Ф.М.Мөхәммәтшин (1947 елда туган) – дипломат, Россиянең Үзбәкстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе (2003 елдан);

Р.Ю. Ярмөхәммәтова (1921–1980) – ТАССРның атказанган табибе, ТАССР сәламәтлек саклау министры (1959–1964), ТАССР Министрлар Советы рәисе урынбасары (1964–1971).

Халык саны

1782 елда – 124 ир заты;
1859 елда – 600,
1897 елда 1180,
1908 елда – 1390,
1920 елда – 1377,
1926 елда – 1111,
1938 елда – 825,
1949 елда – 613,
1958 елда – 556,
1970 елда – 525,
1979 елда – 495,
1989 елда – 322,
2002 елда – 336,
2010 елда – 320,
2015 елда – 319 кеше (татарлар).