Биографиясе

1909 елның 18 (31) декабре, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Яңа Шахово авылы – 1974 елның 20 мае, Казан шәһәре.

Казан финанс-икътисад институтын (1935 ел), ВКП(б) Үзәк комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен (Мәскәү, 1944 ел) тәмамлый.

1935–1936 елларда Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларының Сталин район советы башкарма комитетында бүлек мөдире (Казан).

1936–1938 елларда ТАССР Финанслар халык комиссариатының финанс-бюджет инспекциясе ревизоры.

1938–1939 елларда РСФСР Финанс халык комиссариатының ТАССР буенча контроль-ревизия идарәсе контролеры, 1939–1940 елларда СССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы Совет контроле комиссиясе уполномоченныеның ТАССР буенча контролеры.

1940–1942 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты секретаре ярдәмчесе, 1947–1951 елларда – секретаре.

1944–1947 елларда ВКП(б) Үзәк комитетының Пропаганда һәм агитация идарәсендә (Мәскәү).

1951–1956 елларда ТАССР Министрлар Советы рәисе урынбасары.

1956–1961 елларда ТАССР мәдәният министры.

1961–1963 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында.

Х.Б.Рәхмәтуллин Татарстанның мәдәни тормышына сизелерлек өлеш кертә. Аның башлангычы белән Казанда Г.Тукайга һ.б. мәдәният эшлеклеләренә һәйкәлләр куела, Татар опера һәм балет академия театры бинасы төзелеп бетә; Мәскәүдә 1 нче татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы уздырыла.

1951–1963 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Автор – Е.Б.Долгов