Биографиясе

1883 елның 3 гыйнвары, Волгоград өлкәсенең Арчадинск станицасы, хәзер Фролово шәһәре — 1963 елның 27 мае, Мәскәү.

1914 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казан коммерция училищесендә, 1917 елдан урта мәктәп укытучыларын әзерли торган Казан югары курсларында укыта.

1919 елдан Мәскәү ветеринария институтында. 1923–1963 елларда Мәскәү химия-технология институтында (бүленеп: 1944–1948 елларда Мәскәү авиация технологиясе институтының нәметалл материаллар кафедрасы мөдире), пластмассалар химиясе һәм технологиясе кафедрасының (1932–1943) һәм СССРда беренче органик һәм элементорганик югары молекуляр кушылмалар технологиясе кафедрасының оештыручысы һәм мөдире (1948 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре югары молекуляр кушылмалар химиясе һәм технологиясенә карый. Лосев виниллы мономерлар сополимерлашуын, гади винил эфирлары һәм α-хлоракрил кислотасы кушылмалары полимерлашуын өйрәнүгә шактый зур өлеш кертә.

Поливинил­хлорид өчен пластификаторлар синтезлауның нәтиҗәле алымнарын эшли. Поливинилхлорид синтезлау мәсьәләләре буенча Лосевның фәнни тикшеренүләре нәтиҗәсендә Россиядә бу полимерны сәнәгый җитештерүгә нигез салына. Аның җитәкчелегендә полиэфир­уретаннар, полиамидлар, полимочевина синтезлау, термочыдам полимерлар алу, ион­алыштыручы сумалаларның төрле типларын булдыру эшләре гамәлгә ашырыла.

Студент елларында Лосев иҗтимагый хәрәкәттә катнаша. Крәстияннәр җыенында хөкүмәткә каршы чыгышы өчен бер ел Казан төрмәсендә утыра.

Д.И.Менделеев исемендәге Бөтенсоюз химия җәмгыяте президенты (1956–1963).

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре 

Введение в химию искусственных смол и пластических масс. М., 1938 (автордаш);

Технология систематических смол и пластических масс. М.–Л., 1946 (автордаш).

Әдәбият 

Смирнова О.В. Иван Платонович Лосев // Коллоидный журн. 1958. Т. 20, № 2.