- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1945 елның 24 марты), гвардия сержанты
1923 елның 26 апреле, Буа кантоны (хәзерге Тәтеш районы) Кадыш авылы – 1978 елның 26 июне, Казахстан ССР, Тургай өлкәсенең Амантогай районы Тасты авылы.
Урта белем ала. Туган авылында колхозда эшли.
1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 5 нче гвардия артиллерия һөҗүм дивизиясенең 27 нче миномет бригадасы 254 нче миномет полкында батарея өлкән разведчигы.
2 нче Украина фронты гаскәрләре составында Дебрецен (1944 ел) һәм Будапешт (1944–1945 еллар) операцияләрендә катнаша.
Тиса елгасын кичеп, Эллеш (Венгрия) авылы янында батырлык күрсәтә. 1944 елның 9 октябрь төненә каршы беренче булып рация белән елга аша бүрәнәдә йөзеп чыга, шуышып килеп, дошманның беренче траншеясына граната ташлый. Сугыш дәвамында дошманның ут нокталарын билгеләп, координаталарын тапшыра, минометчылар утына төзәтмә кертеп, укчы подразделениеләренең елга аша чыгуын тәэмин итә.
1946 елда Совет Армиясеннән демобилизацияләнә. Тасты авылында яши.
Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Тәтеш шәһәрендә һәм Тасты авылында урамнарга Герой исеме бирелә.
Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 127;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2025. Т. 3. С. 447, 472, 473.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.