Бу системаның утырмалары беренче булып табылган Девоншир графлыгы (Англия) исеме белән бәйле.

Стратиграфик шкалада силур системасыннан соң һәм ташкүмер системасыннан алда урнашкан. 410 млн ел элек башлана һәм 60 млн елга якын сузыла.

3 бүлеккә һәм 7 яруска бүленә (ТРда югары һәм урта бүлекләр һәм 4 ярус – фамен, франк, живет, эйфель сакланган). Девонда экватор хәзерге торышына 55-65о почмак ясап урнаша һәм Кавказ, Көнчыгыш Европа платформасы һәм Скандинавия аша уза. Ул чорда Төньяк полюс, хәзерге Тын океан территориясен били. ТР территориясе тропик гумид пояс зонасында була.

Бу вакытта үсемлекләр материкларны яулап ала башлый, беренче абагасыманнар, иң борынгы ачыкорлыклылар, буынтыксабаклылар барлыкка килә, җир өсте хайваннары үрчи, континент бассейннарында балыклар киң үсеш ала («балык гасыры»).

Девон ахырында чукканатлы балыклардан беренче амфибияләр – стегоцефаллар барлыкка килә, диңгез умырткасызлары: брахиоподлар, остракод, мәрҗәннәр киң үсеш ала, бөҗәкләр арасында челтәрканатлылар арта.

ТР территориясендә иң борынгы девон утырмалары эйфель (көнчыгышта) һәм живет (көнбатыштан кала) ярусларыннан тора. Алар диңгез утырмалары: комташ, алеврит, известьташ катнаш (көнчыгышта – мәрҗәнле) аргиллитлар, комлы-оолит брекчияле доломитлар, тимерле минераллардан (шамозит, сидерит) гыйбарәт.

Урта девон ахырында Пашия (югары девон) вакытында территориянең азрак күтәрелүеннән соң диңгезнең яңадан күтәрелүе башлана, гипс, ангидрит, мергель, балчыксыл битумлы сланецлар, комташ, балчык катламнары катнаш доломит утырмалары һәм известьташлар аерылып чыга.

ТРда девон утырмаларның гомуми калынлыгы 600-800 м, урыны белән алар 150-200 м тәшкил итә. Девон утырмаларына Көнчыгыш Европа платформасының кырый өлешенең (Идел-Урал бассейны) уңай структуралары белән бәйле төп нефть тупланмалары һәм янучан битумлы сланецлар туры килә.

Дөньяның башка төбәкләрендә девон утырмаларында ташкүмер, алмаз, Fe, Mn, Ni, Cr, Au һәм башка ятмалары табылган.