- РУС
- ТАТ
Дәүләт эшлеклесе, РФнең мактаулы архив хезмәткәре (2022)
1967 елның 21 июлендә Пенза өлкәсенең Городище районы Урта Әләзән авылында туа.
Пенза университетын («дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге, 2003; «юриспруденция» белгечлеге, 2007), Пенза педагогика университетын («бухгалтерлык хисабы, анализ һәм аудит» белгечлеге, 2011) тәмамлый.
1985–1987 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1988 елдан Пенза өлкәсендәге җитештерү-коммерция оешмаларында эшли. 2003 елда Пенза өлкәсе Городище районының вәкилләр Җыены депутаты итеп сайлана. 2004–2006 елларда РФ Мәдәният министрлыгы карамагындагы «Тарихи һәм мәдәни истәлекләр белән идарә һәм алардан файдалану агентлыгы» дәүләт учреждениесендә бүлек башлыгы. 2006 елда Пенза өлкәсенең Мәхкәмә департаменты идарәсе хезмәткәре. 2007 елда «Ингосстрах» ачык акционерлык иминиятләштерү җәмгыяте филиалы директоры. 2007–2008 елларда Пенза мәгарифне үстерү институтының информатизация буенча проректоры. 2008–2017 елларда федераль дәүләт хезмәтендә: РФ Мәдәният министрлыгының Идел буе федераль округы буенча Идарәсе баш дәүләт инспекторы. 2017 елдан Пенза өлкәсенең Архив эшләре комитеты, 2021 елдан Архив эшләре департаменты җитәкчесе. 2022 елдан Пенза өлкәсенең Архив эшләре министры.
3 нче дәрәҗә «Пенза өлкәсе алдындагы казанышлары өчен» ордены, медальләр, РФ Федераль архив агентлыгының «Мактаулы архивчы» күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.