Биографиясе

1926 елның 8 декабре, Саратов шәһәре – 1989 елның 1 декабре, Мәскәү.

1944 елда Мәскәү хореография училищесен, 1951 елда Дәүләт театр сәнгате институтын (Мәскәү) тәмамлый.

1944–1949 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясе балетмейстеры. Румыния (1953–1954) һәм Япония (1963–1964) опера һәм балет театрларында педагог һәм балетмейстер булып эшли. 1958–1960, 1962, 1964–1967 елларда – Карелия АССРның Музыка театрында, 1960–1961 елларда К.С.Станиславский һәм В.И.Немирович-Данченко исемендәге Музыка театрында (Мәскәү) баш балетмейстер.

1967 елдан Мәскәү мәдәният институтында хореография кафедрасы мөдире.

И.Смирновның балет спектакльләре сюжеты киң үсеш алган драматургиясе, ачык, төгәл хәрәкәтләре, музыкальлеге белән аерылып тора.

Мәскәү, Петрозаводск, Токио театрларында куелган классик балет спектакльләреннән тыш, Мәскәү, Ташкент, Харьков, Бухарест шәһәрләре театрларында сәхнәләштерелгән үзенчәлекле заманча балет спектакльләре куелышлары авторы.

Татар опера һәм балет театрында Г.Синисалоның «Кижская легенда» (1963), Ә.Бакировның «Су анасы» (1970) балетларын куя.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге (1973), РСФСРның М.И.Глинка исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты (1973, 1986).

Хезмәтләре

Искусство балетмейстера. М., 1986.

Авторы – В.Н.Горшков