- РУС
- ТАТ
1775 елгы Губерна реформасын уздыру барышында оештырыла, 1781 елның 23 декабрендә ачыла, 1796 елның 31 декабреннән Казан губерна штатын тәгаенләгәндә Казан гражданлык эшләре мәхкәмә палатасы белән берләштерелә, аннан Казан мәхкәмә һәм җәза бирү палатасы составына керә.
Сенатның 1801 ел 9 сентябрь фәрманы нигезендә Казан җинаять эшләре мәхкәмә палатасы буларак торгызыла.
Өяз мәхкәмәләреннән, губерна магистратыннан һәм 1796 елга кадәр — югары земство мәхкәмәсе һәм югары җәза үтәү учреждениеләреннән кергән җинаять эшләрен карый һәм соңгы карарлар кабул итә; вазифаи җинаятьләрне, шәхси шикаятьләр буенча тикшерү эшләрен беренчел карауны башкара; түбәндәрәк торган мәхкәмә инстанцияләреннән килгән җинаять эшләрен тикшерү белән шөгыльләнә.
Палата составына рәис (император билгеләп куя), 2 советник һәм 2 асессор (аларны Сенат билгели), 1802 елдан — рәис, рәис иптәше (урынбасары) (1831 елдан губерна дворяннар җыены тарафыннан сайланалар), дворяннар һәм сәүдәгәрләрдән 4 утырышчы керә. Палатага секретарь, өстәл башлыклары һәм аларның ярдәмчеләре, беркетмә язучы, казначей, теркәүче (барлыгы 16 кеше; 1869) хезмәт күрсәтә.
Сенат һәм 1802 елдан Россия Юстиция министрлыгы карамагында була.
Сенатның 1871 ел 11 декабрь фәрманы нигезендә бетерелә.
Долгов Е.Б. Административные и судебные органы власти в городе Казани и Казанской губернии в XVIII в. // Столичные и периферийные города Руси и России в средние века и в раннее новое время. М., 1996;
Долгов Е.Б. Органы суда в Казанской губернии в XVIII — начале XX вв. // Правосудие в Татарстане. 2000. № 2/3.
Автор — Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.