Кайбер төрләре туфракта һәм аның өслегендә, кыяларда, агач кәүсәләрендә һәм башка җир өсте биотопларында яшәргә җайлашканнар.

Суүсемнәр – үсемлекләр дөньясының борынгы вәкилләре, якынча 1,5 млрд ел элек барлыкка килгәннәр.

Составында фотосинтез процессы бару өчен кирәкле пигментлары бар һәм мөстәкыйль рәвештә органик матдәләр ясарга сәләтле. Беркүзәнәкле (хлорелла, хламидомонада), колониаль (вольвокс), күпкүзәнәкле (спирогира, ламинария) организмнар.

Катламадан (таллом) торалар, органнарга һәм тукымаларга бүленмиләр. Таллом барлыкка китерүче күзәнәкләр целлюлоза һәм пектин матдәләрдән торучы каты стенка белән капланган. Күзәнәк пигментлары бер яки берничә төш һәм хроматрофлардан (пастидлар) тора.

Төп туклану ысулы – автотроф, әмма гетеротроф туклану да очрый.

Җенси һәм җенси булмаган (бүленеп) юл белән үрчи.

Суүсемнәрнең 12 бүлеге бар: зәңгәрсу-яшел, саргылт-яшел, яшел, алтынсу, алтынсу-кызыл, көрән, харалар, эвгленалар һ.б., барлыгы 30 меңгә якын төре билгеле.

ТР территориясендә – 10 бүлек. Куйбышев сусаклагычында суүсемнәрнең 1300 дән артык төре, төрчәсе һәм формасы ачыкланган.

Кремнийлы суүсемнәр һәм зәңгәрсу-яшел суүсемнәр киң таралган. Кече елга һәм күлләр фитопланктонында төрләрнең саны сизелерлек кими, кремнийлы һәм яшел (хлорококк) суүсемнәр өстенлек итә.

Суүсемнәр сулыкларда кислород һәм органик матдәләр хасил итүдә беренчел рольне уйныйлар, сулыклардагы бөтен хайваннар дөньясы алар исәбенә яши.

Туфрак барлыкка килү процессында катнашалар.

Бик нык үрчегән очракта, суның «чәчәк атуына» сәбәпче булалар, шуның аркасында балыкларга һәм башка су хайваннарына яшәү кыенлаша.

Суүсемнәр аксым, углевод, витамин һәм микроэлементларга бай, аларның кайберләре азык продукты (мәсәлән, хлорелла) булып тора.

Ашлама, терлек азыгы буларак кулланыла. 20 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).