Эчтәлек

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук өс-баш киемнәре тегү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, су тегермәне эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 804 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Урта Балтай волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1935 елның 25 гыйнварыннан – Кайбыч, 1944 елның – 19 февраленнән – Подберезье, 1956 елның 17 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Бакырчы авыл җирлеге составына керә.

1930 елдан – Камил Якуб исемендәге колхоз, 1958 елдан – Вахитов исемендәге колхоз, 1989 елдан – “Ярыш” колхозы, 1997 елдан – “Уңыш” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2004 елдан – “Әнәле” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011 елдан – “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

2013 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, клуб, мәчет (1991 елдан) бар.

Халык саны

1782 елда – 80 ир заты;
1859 елда – 472,
1897 елда – 808,
1908 елда – 928,
1920 елда – 887,
1926 елда – 617,
1938 елда – 703,
1949 елда – 546,
1958 елда – 447,
1970 елда – 334,
1979 елда – 283,
1989 елда – 334,
2002 елда – 285,
2010 елда – 229,
2015 елда – 219 кеше (татарлар).