Авыл Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 2 су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2063,3 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Зур Келәр волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Олы Болгаер авыл җирлеге составына керә.

1930 елдан – “Яңа тормыш” колхозы, 1958 елдан “КИМ” колохозы, 1963 елдан – “Татарстан” колхозы, 1996 елдан – “Яңа тормыш” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2004 елдан – “Әнәле” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011 елдан “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә.

Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

2013 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли (1920 еллар башында ачыла).

Мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1995 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

А.Мәсхудов (1888–1961) – татар әкиятче, фольклорчы галимнәр аңардан татар халык авыз иҗаты җыентыгына кергән 17 халык әкиятен язып алган.

Халык саны

1782 елда – 191 ир заты;
1859 елда – 870,
1897 елда – 1613,
1908 елда – 1671,
1926 елда – 886,
1938 елда – 914,
1949 елда – 596,
1958 елда – 564,
1970 елда – 544,
1979 елда – 428,
1989 елда – 287,
2002 елда – 292,
2010 елда – 238,
2015 елда – 237 кеше (татарлар).