Эчтәлек

Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1859 елгы  мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була.

XX йөз башында 2 җил тегермәне, 6 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1515 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Иске Барыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Әлмәндәр авыл җирлеге үзәге.

Авыл 1930 елдан – “Коминтерн” колхозы, 1958 елдан – Ленин исемендәге колхоз, 1994 елдан – Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 2003 елдан – “Әнәле” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011 елдан “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә.

Халкы күбесенчә  “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

2010 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. Балалар бакчасы, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2006 елдан) бар.

Халык саны

1782 елда – 170 ир заты;
1859 елда – 717,
1897 елда – 998,
1908 елда – 1176,
1920 елда – 1082,
1926 елда – 579,
1938 елда – 739,
1949 елда – 528,
1958 елда – 450,
1970 елда – 505,
1979 елда – 437,
1989 елда – 367,
2002 елда – 352,
2010 елда – 316,
2015 елда – 240 кеше (татарлар).