Биографиясе

1926 елның 7 июле, Ташкент шәһәре – 1997 ел, Киев шәһәре.

Ташкент танк училищесен (1952), Бронетанк гаскәрләренең хәрби академиясен (1961, Мәскәү) тәмамлый.

1944 елдан СССР Кораллы Көчләрендә. 1968–1988 елларда Киев хәрби округында танк гаскәрләре берләшмәсе командиры урынбасары, округның һәм СССР Кораллы Көчләренең Көнбатыш гаскәрләре төркемендә бронетанк гаскәрләре идарәсе башлыгы.

1988 елдан Украина Оборона министрлыгы институтында.

Бүләкләре

Ике Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. Казан, 2000.