- РУС
- ТАТ
Татарстанның Апас районындагы авыл. Шәһәр тибындагы Апас поселогыннан 23 км көнбатыштарак, Чирмешән елгасы буенда урнашкан
Авылга XVII йөздә нигез салына.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук мичкә ясау кәсепчелеге тарала.
XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, су тегермәне эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 636 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Урта Балтай волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.
Хәзер Урта Балтай авыл җирлеге составына керә.
1930 елдан – “Игенче” колхозы, 1949 елдан – Крупская исемендәге колхоз, 1993–2003 елларда – “Балтай” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, хәзерге вакытта “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.
Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, “Фәтхелислам” мәчете (2011 елдан) бар.
1782 елда – 60 ир заты;
1859 елда – 242,
1897 елда – 444,
1908 елда – 556,
1920 елда – 491,
1926 елда – 312,
1938 елда – 294,
1949 елда – 122,
1958 елда – 183,
1970 елда – 160,
1979 елда – 127,
1989 елда – 81,
2002 елда – 93,
2010 елда – 67,
2015 елда – 64 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.