Биографиясе

1843 елның 9 ноябре, Түбән Новгород шәһәре – 1922 елның 12 феврале, Казан.

1863 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.

1881 елдан – теоретик хирургия кафедрасы, 1885–1905 елларда хирургик патология кафедрасы профессоры.

1907 елда медицина факультеты деканы.

1900 елда Бактериология һәм 1917–1919 елларда хатын-кызлар медицина институтларын оештыручы һәм аларның беренче директоры.

1968 елдан Казан табибләре җәмгыяте әгъзасы, 1870 елдан – сәркәтибе.

Чәчәк һәм башка йогышлы авыруларга каршы прививка ясату турында статистик язмалар чыгаруны оештыручыларның берсе («Дневник общества врачей»-«Табибләр җәмгыяте көндәлеге»). Дифтерия эпидемиясенә каршы көрәштә земство эшчәнлегендә актив катнаша, 1896 елда үткәрелгән Беренче өлкә корылтаенда шул проблема буенча рәис итеп сайлана.

1870 елда Яралы һәм авыру хәрбиләр турында кайгырту җәмгыяте оештыра һәм җитәкли, бу җәмгыять 1876 елдан Кызыл Хач җәмгыятенең Казан идарәсе дип атала башлый; 1904 елда Кызыл Хачның университет комитетын оештыра һәм җитәкли.

Казан университетының Фәкыйрь студентларга ярдәм итү җәмгыяте (1871, шәрәфле әгъзасы), Табигыятьчеләр җәмгыяте һ.б. эшләрендә актив катнаша.

Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы. Казан, Лаеш, Спас, Тәтеш өязләрендә археологик эзләнүләр үткәрә; Муром шәһәре тирәсендә Ока елгасы экспедициясендә катнаша. 1910–1914 елларда Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография музее директоры.

Высоцкий күп еллар буе антик чорга караган археологик казу эшләре вакытында табылган иконалар, бакыр савыт-саба кебек (коллекциясенең бер өлеше ТР Милли музее һәм Казан университетының археология музее фондларында саклана) борынгы әйберләр коллекциясен җыя. 1907 елның май аеннан университетның Крестовоздвиженск чиркәве ктиторы (старостасы). 1905 елда «Казан шәһәренең пастырьлар һәм чиркәү старосталары берлеге» җәмгыятен оештыручы һәм аның рәисе.

1906 елдан октябристлар партиясенең Казан бүлеге әгъзасы, аның җитәкчеләреннән берсе: 1907–1912 елларда партиянең Казан шәһәр сайлау комитетын җитәкли.

Октябрь революциясеннән соң Казан университетында фәнни һәм укыту эшчәнлеген дәвам иттерә. Бер үк вакытта Төньяк-Көнчыгыш археология һәм этнография институтында археология укытучысы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре йогышлы авыруларның (чума, тимгелле тиф, холера, дифтерия) килеп чыгу сәбәпләренә, аларга диагноз кую, дәвалау һәм булдырмау ысулларына, дәвалау-профилактика препаратларын эшләү һәм камилләштерүгә карый.

Хезмәтләре

Материалы к учению о происхождении и развитии рака нижней губы. Казань, 1872.

Чума при Алексее Михайловиче 1654–1655 гг. // Сборник статей о чуме. Казань, 1879.

Общая хирургическая патология и терапия. Казань, 1885.

Новая антропологическая находка в селе Болгары // Известия общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. 1889. Т. VII.

Несколько слов о древностях Российской Болгарии // Известия общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. 1908. Т.XXIV.

Следы каменного века в Казанской губернии // Известия Северо-Восточного этнографического и археологического института. 1920. Т. 1.

Несколько слов о болгарах и болгарской культуре // Казанский музейный вестник. Казань, 1921. № 1–2.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Казанского Императорского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч. 2.

Александров А.И. О трудах и занятиях по археологии и этнографии заслуженного ординарного профессора Императорского Казанского университета Н.Ф.Высоцкого // Известия общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. 1907. Т. XXIII, выпуск 1.

Деканы Казанского медицинского университета: Биографический словарь. Казань, 1997.

Авторлар – Л.М.Айнетдинова, Е.П.Казаков