Кама елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 16,8 км. Бассейнының мәйданы 72,8 км2. Балык Бистәсе районы территориясеннән ага. Елга башы Олы Осиновка авылыннан 4 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы Троицкий-Урай авылының көнбатыш чигендә. Елганың түбән агымы Куйбышев сусаклагычының терәк сулары астында калган. Елга башының абсолют биеклеге 125 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%.

Урай елгасының 0,2 дән 3,6 км га кадәр озынлыктагы 8 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,4 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,05 м3/с.

Язын суы уртача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Урай бассейнында суының күләме 0,5 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.