Биографиясе

1817 еллар тирәсе – 1867 елдан соң.

Зөя өязе Чәчкаб авылы мөәзине була, керәшеннәрне элекке диннәренә кире кайтырга үгетләгәне өчен 1856 елда эшеннән азат ителә.

Зөя, Тәтеш, Цивиль өязе керәшеннәре арасында абруе зур була. Ул аларны рус патшасының керәшен татарларга мөселман булып калырга рөхсәт биргән фәрман чыгарачагына ышандырырга тырыша.

1867 елда кулга алына һәм ерак Себергә (Турухан өлкәсенә) сөргенгә озатыла. Шуннан соңгы язмышы ачыкланмаган.

Әдәбият

Загидуллин И.К. К вопросу об отпадении крещеных татар Казанской губернии в мусульманство 1866 года // Национальный вопрос в Татарии дооктябрьского периода. Казань, 1990.

Автор – И.К.Заһидуллин