Биографиясе

1873 елның 24 декабре, Могилёв губернасы, Мстиславск өязе, Хиславичи торак пункты – 1927 елның 10 декабре, Казан.

1898 елда Санкт-Петербург Хәрби-медицина академиясен тәмамлый, шунда ук эшли.

1902–1904 елларда Европаның фәнни үзәкләрендә стажировка үтә.

1906 елдан Казан университетының шәхси патология һәм терапия кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1910–1927 елларда Казан хәрби госпиталендә консультант.

Казан ГИДУВының йогышлы авырулар кафедрасына нигез салучы, 1924–1927 елларда мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре кан әйләнеше органнарының, үпкә, ашказаны, үт юллары, бөерләр иммунологиясе, бактериологиясе, функциональ патологиясе мәсьәләләренә карый.

Үпкәләрдә утлы коралдан барлыкка килгән яралар үзенчәлекләрен өйрәнә, пневмонияне дәвалау ысулын эшли.

В.М.Аристовский белән бергәләп туберкулёзга бактериобиологик диагноз куюны, «Пиркеның градусларга бүленгән тикшерү пробасы»н тәкъдим итә.

С.С.Зимницкий артериаль гипертензияне өйрәнүдә новатор булып тора. Бавыр, үт бүлеп чыгару системасы һәм ашказаны-эчәк юлларының гастродуоденаль бүлеге патологиясен өйрәнә.

С.С.Зимницкий бөерләрнең функциональ торышын билгеләү ысулын тәкъдим итә (кара Зимницкий пробасы).

С.С.Зимницкий илнең курортологиясе үсешенә өлеш кертә, гастроэнтерологик һәм нефрологик патологияле авыруларны балчык-ләм белән дәвалау (бальнеотерапия) өчен тәкъдимнәр кертә.

Хезмәтләре

Отделительная работа желудочных желёз при задержке жёлчи в организме. СПб., 1901;

Маньчжурский тиф, его клиническая картина и возбудитель. М., 1910 (автордаш);

Заболевания лёгочной паренхимы и плевры. Казань, 1922.

Әдәбият

Семён Семёнович Зимницкий (к 100-летию со дня рождения) // Казан. мед. журн. 1973. № 12.                             

Автор – В.Ф.Богоявленский