- РУС
- ТАТ
композитор
1924 елның 5 июле, Мамадыш кантоны Байлар Сабасы авылы – 1972 елның 18 сентябре, Казан.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Казан музыка училищесен (1946), Казан консерваториясен (1952) тәмамлый.
Ю.Виноградов, М.Юдин һәм А.Леман шәкерте.
Иҗатында җыр жанры зур урын тота. Композиторның Н.Баян, Х.Вахит, Ә.Камал, Ф.Кәрим, З.Нури һ.б. татар шагыйрьләре шигырьләренә язылган җырларының күпчелеге шул заман вакыйгаларына багышланган (туган ил, Бөек Ватан сугышы турында әсәрләр). Вәлиуллин җырлары тыңлаучыны көйләренең аңлаешлы һәм тәэсирле булуы белән җәлеп итә, халыкта популярлык казана.
Вәлиуллин татар симфониясе үсешенә зур өлеш кертә. Аның симфоник әсәрләредә тарихи-революцион һәм заман тематикасы өстенлек итә. Вәлиуллинның симфоник иҗаты, башка жанрлардагы әсәрләре кебек үк, милли музыка традицияләре белән аерылгысыз бәйләнгән, образлары күптөрле һәм тирән мәгънәле. Симфонияләренең берсе Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында (1957) башкарылган.
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
«Язгы җилләр» операсы (К.Нәҗми романы нигезендә, Р.Хисамов либреттосы), Симфония (1956); «Дуслык сугышны җиңә» (1952), «Спас күтәрелеше» (1958 – 1 нче редакция, 1964 – 2 нче редакция); «Яшьлек» (1964 – 1 нче редакция, 1967 – 2 нче редакция) симфоник поэмалары; камера-инструменталь әсәрләр, драма спектакльләренә музыка, җырлар, татар халык җырларына эшкәртмәләр һ.б.
Композиторы Советского Татарстана. Казань, 1957.
Бикчурина Ф.Ш. Аллагиар Валиуллин // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань, 1986.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.