- РУС
- ТАТ
Драма актрисасы, Татарстанның халык артисты (1998), Башкортстанның атказанган артисты (1997)
1948 елның 20 октябрендә Актаныш районы Усы авылында туган.
1969 елда, Әлмәт музыка училищесе студенты буларак, Әлмәт татар драма театрына музыкаль-драматик спектакльләрдә яшь героиня рольләрен башкару өчен чакырып алына.
Җырга-моңга табигый сәләте, мөлаемлыгы, тышкы матурлыгы Р.Г.Салиховага Асия («Үр менгәндә», Т.Закиров), Зәйнәп («Яшьлек чәчәк атканда», И.Кәтиев), Гөлсем («Бишбүләк», Т.Гыйззәт), Гөлчәчәк («Эх, Уфа кызлары!», И.Абдуллин), Гыйлемия («Минем җинаятем», Ю.Әминев), Тәнзилә («Тальян моңы», Ш.Бикчурин), Зөһрә («Их сез, егетләр!», Ф.Садриев), Шәмсекамәр (М.Әблиевнең шул исем. әсәре буенча), Дилбәр («Җилкәнсезләр», К.Тинчурин), Наилә («Без унике кыз идек», А.Гыйләҗев), Мирандолина («Тылсымлы кыз», К.Гольдони) кебек нечкә психологизм белән сугарылган лирик рольләр башкарырга мөмкинлек тудыра.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.