Эчтәлек

1930 елның 20 ноябре, Казан – 2012 елның 25 октябре, шунда ук.

1953 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, 1960–1966 елларда Хисаплау үзәге, 1978 елдан икътисади кибернетика кафедрасы мөдире, бер үк вакытта проректор (1980–1985), хисаплау математикасы һәм кибернетика факультеты деканы (1988–1993).

«Известия высших учебных заведений. Математика» журналының баш мөхәррире (1991 елдан).

Хезмәтләре математик, сызыкча, уйланма кабарынкы программалаштыруга карый. Нәсызыкча программалаштыру теориясе һәм санлы методлары, уйланма кабарынкы, дифференциалланмый торган функционалларны киметү ысуллары өстендә эшли. Заботин икътисадта, җитештерү белән идарә итүдә, икътисади географиядә математик ысуллар тәкъдим итә.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Математико-географические методы исследования городских поселений. Казань, 1970 (автордаш).

Об одной модификации метода штрафных оценок для задач нелинейного программирования // Известия вузов. Математика. 2000. № 12.