- РУС
- ТАТ
Татарстанның Апас районындагы авыл. Шәһәр тибындагы Апас поселогыннан 11 км көньяк-көнчыгыштарак, Үләмә елгасы бассейнында урнашкан
Авылга 1646 елга кадәр нигез салына.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук он тарту кәсепчелеге тарала.
XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 4 җил тегермәне, ярма яргыч, 5 вак-төякләр кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1636,1 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Шәмәк волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.
Хәзер Иске Йомралы авыл җирлеге составына керә.
1929 елдан авыл – “Кызыл көч” авыл хуҗалыгы артеленә, 1936 елдан – Ежов исемендәге авыл хуҗалыгы артеленә, 1939 елдан – Энгельс исемендәге колхоз (башка мәгълүматлар буенча, 1994 елга кадәр), 1952 елдан – “Кызыл яр” колхозы, 1973 елдан – Фрунзе исемендәге колхоз, 1994 елдан – “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2003 елдан – “Әнәле” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011 елдан “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1919 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла. 1926 елда – җидееллык, 1934 елда – сигезьеллык, 1954 елда урта мәктәп (1996 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.
Авылда мәдәният йорты, балалар бакчасы, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2001 елдан) бар.
1782 елда – 121 ир заты;
1859 елда – 706,
1897 елда – 1376,
1908 елда – 1601,
1920 елда – 1554,
1926 елда – 1110,
1938 елда – 1171,
1949 елда – 852,
1958 елда – 740,
1970 елда – 752,
1979 елда – 658,
1989 елда – 479,
2002 елда – 417,
2010 елда – 386,
2015 елда – 405 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.