- РУС
- ТАТ
электрохимик, химия фәннәре докторы (1944), профессор (1945). ТАССР һәм РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1956, 1966)
1905 елның 27 августы, Казан губернасы Царёвококшайск шәһәре, хәзерге Йошкар-Ола шәһәре – 1974 елның 16 гыйнвары, Казан.
Казан университетын тәмамлый (1927).
1931–1974 елларда Казан химия-технология институтында: 1941–1945 елларда фәнни-тикшеренү бүлеге мөдире; 1944 елдан нәорганик химия кафедрасы мөдире, 1945–1951 елларда директор урынбасары. Бер үк вакытта 1934–1940 елларда Казан университеты каршындагы химия фәнни-тикшеренү институтында; 1946–1971 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Органик һәм физик химия институтында нәорганик химия бүлеге, 1965 елдан анод һәм катод процесслары лабораториясе мөдире.
Хезмәтләре электр тогы ярдәмендә металларны утырымга төшерү һәм эретүгә карый. Беренче хезмәтләре физик һәм коллоид химиягә бәйле (кайбер коллоидларның үзлекләре һәм үз-үзен тотышы, химик реакцияләре кинетикасы). Металларның электр тогы ярдәмендә катодта утырымга төшү механизмын өйрәнә, бу процессларда коллоидларның әһәмиятен ача. Никель һәм кайбер башка металларның электр тогы ярдәмендә утырымга төшү процессы теориясен эшли, гальваностегик капламнарның яңа төрләрен тәкъдим итә: висмутлау, тимерне оксидлау, махсус өстәмәләр катнашында ялтыратып никельләү һ.б.
Теоретик һәм эксперименталь материаллары «Металларның электр ярдәмендә кристаллашуы өлкәсендә тикшеренүләр» («Исследования в области электрокристаллизации металлов», 1944) дигән монографиясендә ачыклый. Металларның электр ярдәмендә кристаллары таркалуы, металларны анодлы эшкәртү, электрохимик ялтырату, электр ярдәмендә шомарту, анод-механик кисү һәм электр ярдәмендә тишү процесслары теориясен ача. Газ электрохимиясе, комплекслы кушылмалар химиясе һәм электрохимиясе, гальваник процессларны автоматлаштыру һәм оптимальләштерү буенча тикшеренүләр, металлар, капламнар һәм материалларның коррозиягә чыдамлылыгын тизләтеп сынау өчен ысуллар һәм җайланмалар табу һ.б. эшләр белән җитәкчелек итә. Воздвиженскийның теоретик тикшеренүләре нигезендә СССР ВДНХсында диплом һәм медальләр белән бүләкләнгән бакырлау, никельләү, цинклау, кадмийлау һ.б. гальваник капламнарның зарарсыз электролитлары сәнәгатькә кертелә. Казан химия мәктәбе тарихына, гомуми һәм нәорганик химияне укыту методикасына караган хезмәтләр авторы.
Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Никель-водородный электрод // Доклады Академии Наук СССР. 1951. Т. 77. № 1 (автордаш).
Страницы из истории Казанской химической школы. Казань, 1960.
Электронно-микроскопическое исследование процесса анодной декристаллизации металла // Рост кристаллов. М., 1961. Т. 3. (автордаш).
Исследование электродных процессов в водных растворах комплексов меди с органическими аминопроизводными методом парамагнитного резонанса // Журнал физической химии. 1964. № 6. (автордаш).
Березина Н.И., Галявин Р.А. Геннадий Серафимович Воздвиженский: Биобиблиография. Казань, 1975.
Профессора, доктора наук: Политехнический институт – КХТИ-КГТУ (1919–2000): Краткий биографический справочник. Казань, 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.