Эчтәлек

Покров чиркәве комплексына керә.

Исеме Гостиный двордагы Никола чиркәвеннән түбәнрәк урнашуы белән бәйле.

1565 елда аның урынында агачтан төзелгән Никола Боровский чиркәве урнашкан була. XVII йөз ахырында Раштуа бәйрәме хөрмәтенә таштан ике тәхетле, янкормалы Никола Низский чиркәве корыла. XIX йөз уртасында әлеге баганасыз, бер гөмбәзле, бер апсидалы храм, искерү сәбәпле, 1883 елда сүтелә. 1885 елда аның урынында архитектор П.И.Романов проекты буенча яңа бина төзелә.

Ике як тәрәзәле, турыпочмаклы храмны сандриклы, катлаулы йөзлекләр белән бизәлгән биек, турыпочмаклы тәрәзәләр яктырта. Чиркәүнең төп ишеге — көнбатыш фасадта (Бауман урамы ягында), икенче ишек ишегалдындагы көньяк фасадта урнашкан. Никола Низский чиркәвенең төньяк өлеше Покров чиркәве белән тоташкан. Фасадлар эклектиканың ялган рус стилендә төзелгән һәм яссы лопаткалар белән өч өлешкә бүленгән, уртанчысы фигуралы, аттик барабанлы гөмбәз белән очланган. Тышкы як диварларын бизәгәндә икенче каттагы яктылык тәрәзәләре астына иконалар куелган ялган тәрәзәләр уелган. Лопаткалар, фризлар һәм тәрәзә төпләре яссы куышларга бүленгән һәм уеп ясалган филёнкалар белән бизәлгән. Диварлар, аралаштырып, сыек яшел һәм ак төсләргә буялган.

1930 елда ябыла, 1946 елда диндарларга кабаттан кайтарыла, шул вакыттан бирле Казан епархиясенең кафедраль соборы функцияләрен башкара. Соборда Казан изге әйберләре: хөрмәтләнүче Казан Мәрьям Ана иконасының күчермәсе, Феодор Мәрьям Ана иконасы (Казандагы элеккеге Феодор хатын-кызлар монастыреның төп изге әйбере) саклана.

Әдәбият

Православные храмы Татарстана: Альбом. К., 2000.

Авторлар — Х.Г.Надыйрова, Е.В.Липаков