«Казанский вечер» газетасының дәвамчысы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1907 елның 1 декабреннән 1908 елның 30 сентябренә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә.

Нашире Н.П.Гусев, мөхәррире Н.А.Скворцов, соңрак үзе нашире дә була.

Көнгә 2 чыгарылышта басыла: кичкесе – 1908 елның 31 мартына кадәр (184 сан, сәркәтибе Н.П.Гусев), иртәнгесе – 1908 елның 30 сентябренә кадәр (351 сан, сәркәтибе В.П.Кулинченко).

1907 елның 30 декабреннән (38 нче саннан) бу чыгарылышларның саннары алышынып басыла башлый.

Үзен «партиясез прогрессив газета» дип белдерсә дә, гамәлдә кадетлар партиясе карашларын пропагандалый.

Газетаның Казандагы хезмәткәрләре арасында кадетлар партиясе исеменнән сайланган адвокатлар һәм Казан университеты укытучылары И.И. һәм П.И.Александровлар – газетага акчалата ярдәм күрсәтүче завод хуҗалары, И.И.Бабушкин – газетаның гомуми юнәлешен билгеләүче, Дәүләт Советы әгъзасы профессор А.В.Васильев, адвокат Н.П.Гусев, профессор Б.К.Поленов һәм башкалар була.

Чит шәһәрләрдә торып эшләүчеләр – кадетлар партиясенең күренекле вәкилләре А.С.Изгоев, П.Н.Милюков, А.И.Шингарёв һәм башкалар.

Юнәлеше

 «Волжско-Камская речь»нең һәр санында диярлек баш мәкалә Дума утырышларын яктыртуга багышлана. Газета фикеренчә, Дәүләт Думасы хокукларын саклау шигаре тирәсенә конституцияне яклаучылар тупланырга тиеш.

Россиянең дипломатик мөнәсәбәтләре, аның Россия халыклары ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый торган колониаль сәясәте газета тарафыннан кискен тәнкыйтьләнә.

Газета тирәсенә тупланган киң тармаклы хәбәрчеләр челтәре Идел-Кама төбәге җирле үзидарә органнарының эшен тулы яктыртырга мөмкинлек бирә. Идел буе төбәкләрендәге ачлык, хакимият тарафыннан аңа каршы үткәрелгән чаралар турында хәбәрләр басыла.

Төбәктә яшәп килүче утар хуҗалыклары урынына крәстиян җәмәгатьләрен саклап калырга тырышкан «Волжско-Камская речь» аграр реформа мәсьәләләрендә хөкүмәткә каршы позициядә тора.

1908 елның сентябрь аенда Н.А.Скворцов Казан губернаторы исеменә язган үтенеч хатында И.И.Бабушкинны газета чыгару хокукын үзләштерүдә гаепли, аны гражданлык судына бирүне һәм шул ук исемдә чыгарылырга әзерләнгән, тышкы күренеше белән дә, газетага язылу шартлары, конторасы һәм редакциянең адресы да «Волжско-Камская речь»не кабатлаган яңа газетага арест салуны таләп итә. Казан округ мәхкәмәсе И.И.Бабушкинга яңа газетаның рәсми хуҗасы булырга рөхсәт бирми, аның исемен үзгәртүне таләп итә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова